Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айрат Хәйруллин һәм Тимур Нагуманов Яков Паймуллинның туганнарының кайгысын уртаклаша

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Яков Паймуллинның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

"Без Яков Ильич белән 2015 елның декабрендә эшли башладык. Яков Ильич хезмәт юлын мастер булып эшләүдән башлады. Ул үз белгечлеге буенча тирән белемнәре белән гаҗәпләндерде, ә иң мөһиме - һәрвакыт ярдәмчел һәм игелекле кеше иде. Мин һәрвакыт аның һөнәри осталыгына ышандым. 
Паймуллин җитәкчелегендә  Әлмәт пляжы, "Саулык" паркы, "Мирас" бассейны төзелде. Алар  халыкның яраткан ял итү урыннарына әйләнде. Шәһәрнең велоинфраструктурасы, "Кванториум" технопаркы шулай ук Яков Ильичның шәхси катнашуы белән булдырылды. Тормыш иптәше Әлфия Шәйхетдинованың һәм кызы Регина Яковлевнаның тирән кайгыларын уртаклашам",- ди Айрат Хәйруллин. 

Район башлыгы Тимур Нагуманов та Яков Паймуллин турындагы истәлекләре белән уртаклаша:

"Аңа принципиальлек, җаваплылык, дисциплиналылык һәм нәтиҗәгә омтылу кебек лидерлык сыйфатлары хас иде. Ул югары һөнәри осталык, эрудиция, оештыру сәләтен күрсәтте.
Аның катнашында шәһәр төзелеше, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, «Шәмсенур» чишмәсе, «Әдәби ишегалды», «Яшьлек» микрорайонындагы парк һәм Әминов урамындагы сквер, шәһәр күле территориясендә туристик зона, Түбән Мактамада спорт комплексы, социаль ипотека буенча күпфатирлы йортлар, юллар һәм велосипед инфраструктурасын төзекләндерү кебек әһәмиятле проектлар тормышка ашырылды.
Яков Ильич коллективта зур абруй казанды һәм актив тормыш позициясенә ия иде: хәйрия акцияләрендә катнашты, спорт белән шөгыльләнде, бөтен коллективка үрнәк булды. 
Татарстан Республикасының атказанган ТКХ хезмәткәре иде, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Аның турындагы якты истәлекләр шәһәр халкы хәтерендә мәңге сакланыр. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса