Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның социаль әһәмияттәге объектлары югары тизлекле интернетка тоташтыралачак

Бу эш «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла.

Бу турыда ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Республика буенча барлыгы 3460  социаль әһәмиятле объекты югары тизлекле интернет белән тәэмин итү планлаштырыла.  Алар арасында фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын сүндерү частьләре, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре бар.

4G технологияләрен кулланып объектларны  югары тизлекле интернетка тоташтыру 2020-2021 елларга планлаштырылган.

Россиядә 2019 елдан бирле Президент Владимир Путинның «май указлары» нигезендә эшләнгән «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Ул үз эченә «Цифрлы мохитне норматив җайга салу», «Мәгълүмати инфраструктура», «Цифрлы икътисад өчен кадрлар», «Мәгълүмати куркынычсызлык», «Цифрлы технологияләр» һәм «Цифрлы дәүләт идарәсе» проектларын ала.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса