Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БДИ үткәрү вакыты кичектерелә

Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Элек бердәм дәүләт имтиханнары  8 июньнән соң үткәреләчәге хәбәр ителде. Хәзер исә аның үткәрелү вакыты тагын да кичектерелде.   Хәзерге вакыта аның  төгәл вакыты билгеле түгел.

«Мондый карарны сәламәтлек саклау органнары киңәше буенча кабул иттек. Илдәге эпидемиологик вазгыятьне һәм укучылар белән педагогларның сәламәтлеген саклау кирәклеген исәпкә алып, имтихан кичектерелә», -  дип аңлатканнар министрлыкта.

Югары уку йортына әзерләнүче җыенмаган укучылар БДИ тапшырмаска мөмкин. Аттестатка билгеләр еллык билгеләр нигезендә куелачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса