Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә үзизоляция режимы вакытында эшләгән кафе хуҗасы штрафка тарттырылды

Төнге рейд барышында Әлмәт полиция хезмәткәрләре Базовая урамында үзизоляция режимында эшләвен дәвам иткән кафены ачыклаган.

Тикшерү барышында кафеда кешеләр дә булган. Алар спиртлы эчемлекләр кулланган һәм кальян тарткан.

Полиция хезмәткәрләренең закон нигезендә кафены ябу таләбенә бина хуҗасы хокук сакчыларын мыскыл итә һәм физик каршылык күрсәтә.

Ир-атка карата РФ Административ хокук бозулар кодексындагы 19.3 маддәнең 1 нче өлеше буенча административ беркетмә төзелгән. Суд карары нигезендә ул 5 тәүлеккә административ арест рәвешендәге җәзага тартылган.

Моннан тыш, бинага килүчеләргә һәм 4 хезмәткәргә карата Административ хокук бозулар кодексындагы 20.6.1  маддәсе, ягъни «Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» буенча җаваплылыкка тарту өчен материаллар әзерләнгән.

12 май көнне Әлмәт шәһәр суды карары белән эшмәкәр Административ хокук бозулар кодексындагы 20.6.1  маддәсендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган. Аңа хәзер 40 мең сум күләмендәге штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса