Ләйлә Фазлыева: «Битлек, перчаткалар һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше»
Татарстанлылар өйдән чыкканда мәҗбүри рәвештә битлек (респиратор яисә бәйләвеч) һәм перчаткалар кияргә тиеш.
Бу турыда брифинг барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткән.
«Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрү мөһим. Битлек, перчаткалар һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», - дип билгеләп үткән Ләйлә Фазлыева.
Фото:архив/Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа