Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ак Барс» банкы карталарыннан техник төгәлсезлекләр нәтиҗәсендә алынган акча бер көн эчендә кайтарылачак

Техник төгәлсезлекләр нәтиҗәсендә «Ак Барс» банкы карталарыннан акчалар алынган. Бу хакта банкның матбугат хезмәте хәбәр иткән.

"7 майда техник сәбәпләр аркасында банк карталарыннан акча күчерү очраклары күзәтелде. Бу якынча 28 һәм 29 апрель көннәре өчен", - дип аңлатканнар банкта.

Әлеге хәл мошенниклык гамәлләре белән бәйле түгел. Банк үз клиентларыннан акчаларын салдырудан  һәм карталарны блокировкалаудан тыелып торуны сораган.

Акчалар клиентларның кайберләреннән генә алынган. Алар якын арада карта хисабына кайтарылачак.
Гадәттә, бу тәүлек дәвамында башкарыла, ди банк хезмәткәрләре.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса