Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыга башлый

Онлайн-брифинг барышында Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстан үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгуның беренче этабында тора.

«Республика хәзерге санитар-эпидемиологик вазгыятьтән чыгып, үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан чыгу планын әзерли. Без хәзер баш санитар табиб әйткән беренче этапта торабыз. Сез беләсез, акрынлап Татарстан Республикасы Президенты карары белән Хөкүмәт карарга үзгәрешләр кертте, аерым категорияләргә йөгерүгә чыгу мөмкинлеге бирде», - диде Лилия Галимова.

6 май көнне  РФ Президенты Владимир Путин катнашында узган киңәшмә барышында Роспотребнадзор башлыгы үз-үзеңне изоляцияләү режимыннан этаплап чыгу планын тәкъдим итте. Беренче этапта россиялеләргә спорт белән шөгыльләнүне һәм балалар белән йөрүне рөхсәт итә алалар, ләкин дистанцияне үтәүне исәпкә алып.

 Планны эшләгәндә, Рөстәм Миңнеханов: «барлык йомшарту чаралары бары тик бер генә очракта булырга мөмкин, барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлергә тиеш», — дигән бурыч куйганын өстәде Лилия Галимова

«Республика планы якын көннәрдә игълан ителәчәк. Башта ул ТР Президенты тарафыннан килештерелергә тиеш», - дигән ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса