1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чараның туры трансляциясе
Иртәгә, 8 май көнне, ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында (www.prav.tatarstan.ru) 1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чараның туры трансляциясе әзерләнә.
М. Җәлил ис.ТДАО һәм БТда узачак чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Интеренет челтәрен кулланучылар концертны виртуаль рәвештә карый алачаклар (трансляциягә сылтама иртәгә ТР Хөкүмәте рәсми порталының баш битендә булачак). Чара 11.00 сәгатьтә башлана.
ТР Президенты Матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа