Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала өчен 10 мең сум күләмендәге түләүләрне ничек рәсмиләштерергә?

Россия Президенты Владимир Путинның указы нигезендә Россиядә 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен өстәмә ярдәм каралган.

3 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалары булган Россия гаиләләренең 10 мең сум күләмендә һәр балага бер тапкыр бирелә торган түләүләр алу мөмкинлеге бар.
Биредә баланың Россия гражданины булу һәм аңа агымдагы елның 1 июленә кадәр уналты яшь тулу шарт булып тора.

Гаризаны агымдагы елның 1 октябренә кадәр Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы эшләгән махсус сервиста posobie16.gosuslugi.ru, бирергә була.

«Акчаларны 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге, РФ гражданлыгы булган һәр балага алырга мөмкин (балага 2020 елның 1 июленә кадәр уналты яшь тулган очракта)», - дип хәбәр итә ведомство.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса