Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәткә республика ярдәменең беренче партиясе китерелде

"Ярдәм янәшә!" акциясе кысаларында 55 мең татарстанлы азык-төлек җыелмалары алачак.

Әлмәт районында ул 2256 кешегә бирелә. 4 азык-төлек җыелмасының беренчесен барлык адресатлар да алачак. Бүген Әлмәткә беренче партия китерелде. Район башлыгы Тимур Нагуманов азык-төлек җыелмаларының китерелүен, составын шәхсән үзе тикшерде. Май бәйрәмнәре вакытында аларны мохтаҗларга волонтерлар, депутатлар таратачак. Башлык волонтерларга бу катлаулы чорда ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. 
«Без бүген ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында кайгыртырга тиеш", - дип ассызыклады ул.

Алдагы ике ай дәвамында һәр адрес буенча азык-төлек җыелмасы 4 тапкыр китереләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярдәм республика халкына һәрьяклап булышу өчен булдырылган "Ярдәм янәшә!" республика хәрәкәте кысаларында күрсәтелә. Республика халкына ярдәм итү турындагы карар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде.

Азык-төлек алучылар исемлеге Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан төзелгән.

Азык-төлек җыелмасы җан башына кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга өләшенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса