Әлмәт таңнары

17 нче урта мәктәптә “Әйберләргә икенче тормыш” акциясе узды

17 нче урта мәктәптә "Әйберләргә икенче тормыш" дигән акция узды.

Бу акциянең максаты - авыр тормыш шартларында калган балаларга ярдәм итү. Кыска вакыт эчендә укучылар, укытучылар hәм башка хезмәткәрләр ярдәме белән бик күп кирәкле hәм файдалы әйберләр җыелды. Алар шәhәрнең балалар хастаханәсенә, ятимнәр йортына тапшырылды. Шәфкатьлелеккә ышанасың килсә, анны бүгеннән ук эшли башларга кирәк!

Лилия Миннегараева, мәгариф идарәсе

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: