17-23 мартта спорт чаралары планы
18-21 март - «Татнефть» ААҖ кубогына шайбалы хоккей ярышларының финал этабы. Үткәрү урыны: Әлмәт, «Юбилейный» спорт сарае.
18 март - ВУЗлар спартакиадасы кысаларында баскетбол ярышлары. Үткәрү урыны: Әлмәт, АДНИ спортзалы.
20-24 март - Ат биетү буенча Башкортостан Республикасы чемпионатында һәм беренчелегендә катнашу. Үткәрү урыны: Уфа, "Акбүзат" ипподромы.
20-25 март - Милли көрәш буенча Россия беренчелеге. Үткәрү урыны: Красноуфимск шәһәре.
20-23 март - 18-20 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге. Үткәрү урыны: Раменское шәһәре.
21-23 март - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, очучы-штурмовик Иван Иванович Григорьев истәлегенә яшьләр арасында грек-рим көрәше буенча 44-нче төбәкара турнир. Үткәрү урыны: Новоалтайск шәһәре.
21-23 март - 1997-98 елгы үсмерләр арасында футбол буенча ТР беренчелеге финалы. Үткәрү урыны: Яр Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа