Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

16,6 меңнән артык татарстанлы теркәлү урынында тавыш бирмәячәк

Россия Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирү 25 июньдә башлана һәм 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Татарстанда «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә вакытлыча яшәү урыны буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Тулаем алганда, бу мөмкинлектән Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча плебисцит барышында республикада яшәүче 16,6 меңнән артык кеше файдаланачак. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр иттеләр.

«Тавыш бирү участоклары 25 июньдә ачылачак. Бүгенге көндә алар барлык тавыш бирүдә катнашучылар — комиссия әгъзалары һәм сайлаучылар өчен тиешле күләмдә шәхси саклау чаралары белән тәэмин ителгән», — дип шәрехләде әзерлекне Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә, барлык участокларда тавыш бирүчеләр агымы аерылачак, кергәндә сайлаучыларның температурасын үлчәячәкләр. Кергәндә һәм участоктан чыкканда мәҗбүри дезинфекцияләүче келәмнәр һәм санитайзерлар урнаштырылачак.

Участокны теркәлү урыннан башка үзгәртү турында гаризалар бирүдән тыш, Татарстанда яшәүчеләр бинадан читтә тавыш бирә ала. Бүгенге көндә республикада 75,6 меңнән артык кеше шундый форманы сайлады. Нигездә гражданнар өйдә тавыш бирүне оештыруларын сорап участок комиссияләренә мөрәҗәгать иткән. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталыннан 941 кеше файдаланган.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 25 июньдә башланачак һәм 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса