Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә якташыбыз, тыл хезмәтчәне Талига Хуҗанәдер кызы Туйкина үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

Талига апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы Тимур Нагуманов котлады.Талига Туйкинага башлык РФ Президенты һәм ТР Президенты исеменнән котлаулар җиткерде,  шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан да бүләкләр тапшырды.

Бүгенге вәзгыять шартларында бүләкләрне юбилярның улы кабул итеп алды.

Талига Туйкина Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында туып үскән. 1921 елда гаиләсе белән алар Әлмәткә күченеп килә.  
Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Казан педагогия институтына укырга керә. 

Бөек Ватан сугышы вакытында институт ябылу сәбәпле, аңа Әлмәткә кайтырга туры килә.  Монда ул район башкарма комитетында гомуми бүлек мөдире булып эшкә урнаша. 1955 елдан хисапчы вазифасына билгеләнә. 

Талига апа тормыш иптәше, сугыш ветераны Мөхәммәтсабир ага белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. 1974 елда Мөхәммәтсабир абый якты дөньядан китә. Бүген Талига апа балалары, сигез оныгы һәм 15 оныкчыгы тәрбиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса