Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15 апрельдән Әлмәттә транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү кертелә

Язгы чорда табигать-климат шартларының уңайсызлыгы һәм автомобиль юлларындагы конструктив элементларның күтәрү сәләте кимү сәбәпле район башкарма комитеты 2014 елның 20 мартында кабул иткән "2014 елда язгы чорда җирле әһәмияткә ия булган гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү турында"гы карарына үзгәрешләр кертелә.


2014 елның 15 апреленнән 14 майга кадәр Әлмәт автомобиль юлларында, тиешле юл билгеләре куеп, бер күчәргә туры килгән авырлыкны вакытлыча чикләү кертелә.

Транспорт чарасының һәр күчәренә авырлык түбәндәге зурлыктан артмаска тиеш:

аерым бер күчәргә - 6,0 тонна;
ике күчәрле арбага 5,0 тонна;
өч күчәрле арбага - 4,0 тонна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса