Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр паркка бара ала

Моңа кадәр әле шәһәр паркының ачылмавы турында хәбәр ителгән иде.

 15 майда  иртәнге  биштән шәһәр паркы үз ишекләрен ача.

ТР Хөкүмәте карары таләпләрен үтәү максатында парк эчендәге спорт һәм балалар мәйданчыклары ябык булачак. Аттракционнар шулай ук әлегә эшләмәячәк. Аның каравы туңдырма, эчемлекләр һәм камыр ризыклары сатучы җәйге киосклар ачылачак.

 Ләкин шул ук вакытта социаль дистанция буенча барлык таләпләр үтәлергә тиеш. Паркка килүчеләрдә битлек һәм перчатка булырга тиеш.

65 яшьтән өлкәнрәк һәм авыру билгеләре булган кешеләргә паркка йөрмәскә киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса