14 яшьтән ипотека алып булырмы?
Җәмгыять

14 яшьтән ипотека алып булырмы?

Дәүләт думасы депутаты Василий Власов ипотека кредитын 14 яшьтән бирә башлау турындагы башлангыч белән чыккан.

Сәясәтче тәкъдимне Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына юллаган.

Власов әйтүенчә, мондый башлангыч яшьләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсен җиңеләйтәчәк. Аның фикеренчә, 14 яшьтән үк гражданнарга ипотека бирелә башласа, 25-30 яшькә алар кредитны түләп бетерәчәк. Шул рәвешле яшьләргә гаилә кору өчен дә каршылыклар булмаячак.

http://kiziltan.ru/