Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Май бәйрәмнәрендә әлмәтлеләр өчен Роспотребнадзор киңәшләре

Ял көннәрен дачада яки шәһәр читендәге йортта үткәрергә уйлаучыларга ведомство шәхси транспортта яки таксида барырга киңәш итә.

Шулай да  җәмәгать транспортында чыгарга туры килсә, битлекләр кулланырга, социаль дистанцияне сакларга,  кулларны антисептик чаралар белән эшкәртергә кирәк.

Дачада аралашу даирәсен киңәйтү киңәш ителми. Күршеләр белән күпләп  җыелып утырудан тыелып тору киңәш ителә. Бу яңа коронавирус йогышы белән зарарлану куркынычын булдырмау өчен кирәк.

Гигиена чараларын үтәгез, кулларны сабын белән яхшылап юыгыз һәм барлык өслекләрне эшкәртегез.

Ашарга утырыр алдыннан алдыннан берничә киңәш:

  • Ашар алдыннан кулларыгызны юыгыз;
  • Яшелчә һәм җиләк-җимешне агынты су астында юыгыз.
  •  Азык-төлек продуктларының температура режимын саклагыз.

Роспотребнадзор хезмәте шулай ук хәмер кулланудан тыелырга өнди.  Ул организмның йогышлы авыруларга, шул исәптән коронавируска каршы тору сәләтен киметә.

Сәламәтлекнең начараюын сизгән очракта, кичекмәстән  үз-үзеңне тулысынча изоляцияләүне оештырырга һәм медицина ярдәме сорап, табибны өйгә чакыртырга кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса