12,5 мең бала “Электрон балалар бакчасы” системасы аша бакчага юллама алган
1 нче июньнән Татарстанда балаларны 2014-2015 нче елларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә туплау эше башланды.
5 көн эчендә "Электрон балалар бакчасы" автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша балалар бакчаларына юлламаны 12,5 мең бала алган.
Юлламаны көтүче балаларның әти-әниләренә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша даими рәвештә чиратның статусын тикшереп торырга кирәк. Баланың статусы "Направлен в ДОУ" ("Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә җибәрелгән") дип үзгәртелгәч, әти-әниләргә 1 ай эчендә үзләре сайлаган балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегезгә төшерик: балаларны массакүләм рәвештә мәгариф учреждениеләренә билгеләү эше өч ай, 31 нче августка кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа