Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт җитәкчелеге зур югалту кичерә

Кичә 56 яшендә Әлмәт шәһәренең капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе Яков Паймуллинның гомере өзелде. Бу хакта Әлмәт районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яков Паймуллин 1964 елның 5 февралендә Әлмәт районы Яңа Суркино авылында туа. Казан инженер-төзелеш институтында белем ала. Хезмәт юлын СМУ-42 һәм СМТ-8 дә ташчы булып башлап җибәрә.

Мастер, участок начальнигы, диспетчер хезмәте начальнигы булып эшли. 2015 елдан капиталь төзелеш идарәсе директоры булып хезмәт куйган. 

Яков Паймуллин бүген туган авылында җирләнде.

Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса