Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

12 яшьлек кызның кәрәзле телефонын тартып алган угрыны тоткарладылар

Мәктәптән өенә кайтып барган 12 яшьлек кызга пычак белән янап, билгесез ир-ат аның кәрәзле телефонын тартып ала һәм кача.

Укучы өенә кайту белән күңелсез вакыйга турында әти-әнисенә сөйли. Шундук полициягә хәбәр итәләр. Җинаятьченең билгеләре буенча Казанның ведомстводан тыш сак хезмәте экипажы 38 яшьлек беркайда да эшләмәүчене тоткарлый. Хокук сакчылары күренү белән теге адәм пычагын ташлый һәм качарга маташа. Ләкин булдыра алмый. Кызның кәрәзле телефонын аның кесәсеннән табып алалар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса