Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

112гә кайчан шалтыратырга?

112 ашыгыч ярдәм службасы телефонына бөтен Татарстан күләмендә көн саен 5000 ләп шалтырату керә икән. Бәйрәм көннәрендә бу сан артып та китә ди.

Шулай булмыйча ни: шушы кыска гына номерны бер тапкыр җыеп, берьюлы янгын сүндерүчеләрне дә, коткаручыларны да, полицияне дә, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүчеләрне дә чакырып була бит. Ләкин бу номерга бары тик кешенең тормышына, сәламәтлегенә, милкенә яки әйләнә-тирә мохитка зыян килү куркынычы янаганда гына шалтыратырга кирәк.

Оператив чара күрү таләп ителгән очракта кичекмәстән урынга ярдәм җибәрелә, ә ярдәм инде юлда вакытта 112 операторы сездән кирәкле мәгълүматны туплый тора. Оператор кушмый торып трубкагызны куймагыз. Аннары да телефон линиясен буш тотыгыз, ягъни бик кирәк булмаганда башка номерларга шалтыратмый торыгыз. Чөнки операторга өстәмә белешмәләр кирәк булуы ихтимал. Вакыйга булган урында хәлләр тагын да начарайса, яки яхшырса, 112 номерына үзегез шалтыратып хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса