Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төрмәнең 11 хезмәткәре җавапка тартылган

Татарстанда прокурор таләбе буенча җинаять-башкару системасының 11 хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

ТР Прокуратурасы җинаять кылуда гаепләнүчеләрне сак астында тоту турындагы законнарның үтәлешен тикшерү вакытында җинаять-башкару системасы хезмәткәрләренең тоткыннарга даими күзәтчелек итү, шулай ук суицидка сәләтле кешеләрне ачыклау, хөкем ителүчеләргә психологик ярдәм күрсәтү буенча закон таләпләрен ничек үтәүләренә зур игътибар юнәлткән.

Хәтерегездә булса, декабрь аенда прокуратура Түбән Кама төрмәләрендә ике суицид очрагы буенча тикшерү үткәргән иде. Прокурорның бу эшкә катнашуына шулай ук Казан хокук саклау үзәге һәм иректән мәхрүм итү урыннарында кеше хокукларын саклау буенча республика иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе әгъзаларының мөрәҗәгате дә сәбәпче булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса