Әлмәт таңнары

11 нче каттан сикергән кыз үзе ярдәмгә чакырган

Фаҗига турында яңа мәгълүматлар билгеле булды.

7 яшьлек кыз апасына кунакка килгән була, әмма билгесез сәбәпләр аркасында хатын аны өйдә ялгызын калдырып чыгып китә. Кызга ямансу була башлагач, ул балконга чыгып, креслога менеп баса һәм очраклы рәвештә егыла. Аны бары тик кибет түбәсендәге кар өеменә килеп төшүе генә коткарып кала. Ул үзе торып басып, бер фатир тәрәзәсенә шакып, ярдәм сорый.

Реклама

Кыз хәзер реанимациядә ята, аның умыртка сөяге сынган, эчке органнары җәрәхәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: