Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Битлек һәм перчаткаларны кайчан һәм кайда кию мәҗбүри?

Татарстан прокуратурасы республика халкына битлек һәм перчаткаларны нинди урыннарда кияргә тиешлеген аңлатты.

Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә татарстанлылар һәм республика кунаклары өчен җәмәгать урыннарында, таксида һәм кибетләрдә битлек, перчаткалар кию мәҗбүри.

Битлек яки респираторларны ягулык салу станцияләрендә, сквер һәм паркларда, урамда йөргәндә, вокзалда яки стадионда, шулай ук лифт, йорттагы баскыч мәйданчыкларында, чәчтарашханәләрдә, автомастерскойларда кияргә кирәк.

Карарны бозучыларга 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф яный.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса