Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында янгын чыгу очраклары кимегән

Район башлыгы Тимур Нагуманов бүгенге эфирны Әлмәт муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге начальнигы урынбасары Равил Хөсәенов белән берлектә уздырды.

"Бүгенге көндә районда 118  янгын чыгу очрагы теркәлгән. Бу сан узган  елдагы әлеге чор белән чагыштырганда 10 очракка әзрәк", - диде Равил Хөсәенов.
Ел башыннан янгында 3 кешенең гомере өзелгән һәм 5 кеше зыян күргән. Узган ел бу чорда шулай ук биш кеше зыян күреп, 2 кешенең гомере өзелгән булган. 

Равил Хөсәенов шулай ук үз-үзеңне изоляцияләү чорында янгын чыгу очракларының кимүен әйтеп үтте. 
һава торышы җылыну белән янгыннар саны, гадәттә, арта. Нигездә  бу чүп, үлән яндырулар, учак ягулар белән бәйле.
 
"Әлеге янгыннарны булдырмау максатыннан ял итү урыннарына, торак пунктларга, дачаларга, бакчачылык ширкәтләренә Дәүләт янгынга каршы күзәтчелек бүлеге тарафыннан  профилактик рейдлар уздырыла. Алар барышында Татарстандагы янгынга каршы режим  шартларында тыелган коры үлән, чүп яндыру очракларын ачыклауга аерым игътибар  бирелә", - диде Равил Хөсәенов.

Рейдлар барышында гражданнар белән аңлату эшләре алып барыла.

Дачадагы йортларга яки бакчаларга килгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:
 - Электр чыбыгының торышын тикшерү мөһим.
- Җылыту җайланмаларын тикшереп тору кирәк.
- Утын белән ягыла торган мичләрнең торышын тикшерү сорала.
- зыян күргән электр җылыту җайланмаларын кулланмау яхшы.

Фото:архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса