Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

104 яшьлек әлмәтле дә тавыш бирде [+ФОТОЛАР]

Түбән Мактама бистәсендә яшәүче 104 яшьлек Зәригә әби Шәйдуллина да бүген Президент сайлауларында катнашты.

Дөрес, 103 яшенә кадәр сайлау участокларына үз аяклары белән барган йөзъяшәр янына быел 876 нчы сайлау участогыннан әгъзалар килде. Шулай итеп ул өендә тавыш бирде. Иң озын гомерле райондашка сайлау участогыннан бүләк тә алып килделәр. 1920 нче елгы ачлык еллары, сөргенлек чоры, аннан Бөек Ватан сугышын узган әби үз гомерендә ничәнче тапкыр сайлауларда катнашуын инде хәтерләми дә. 
– Әнине әле моңарчы сайлау участогына үзем йөрттем. Менә шушы ике елда гына йөрми башлады ул. Газет-журналлар укып, илдә барган бөтен вәзгыятьне белеп торды, хәзер инде ул бездән сорап кына ил сәясәтчеләрен, депутатларны белә. Өлкән буынга игътибар зур, район җитәкчелегенә дә чиксез рәхмәтлебез, - диде улы Расих Шәйдуллин. 
Бердәнбер улы тәрбиясендә яшәүче йөзъяшәр үзе дә хөкүмәткә зур рәхмәтләрен ирештерде: 
–Элек бит безнең әбиләр хәтта пенсия дә алмаган. Кая анда утлы, газлы җылы йортларда яшәү? Ике ятып бер төшкә дә кермәгән бәхет килде бит безгә! –диде ул. 
Сугышның ачы хатирәләрен әле дә йөрәгендә йөрткән әби дә иң элек илебезгә тынычлык теләп калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса