1000нән артык татарстанлы Египеттан эвакуацияләнгән
251 бала исән-имин Египеттан кайтып җиткән.
Шарм-эль-Шейх һәм Хургада шәһәрләреннән кичә Казан аэропортына 4 самолет кайтты. 20 ноябрьга кадәр тагын 22 самолет Татарстанга кайтыр дип көтелә. Хәзерге вакытта 3500 татарстанлы Египетта ял итә. Алар арасында әлмәтлеләр дә бар.
Исегезгә төшерәбез: 6 ноябрь көнне Синайдагы авиаһәлакәт аркасында самолетлар очу туктатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа