Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

10 яшьлек хоккейчы коймадан егылып үлгән

Боз сарае тренерына карата җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү фаразы буенча, Яр Чаллыдагы Боз сарае бинасы артындагы урам кортында тренировка уздырганнан соң тренер капканы ача алмый һәм балаларга коймадагы ярык аша үрмәләп чыгарга куша. Малайларның бер өлеше шул рәвешчә койма аша үтә. Ә менә 10 яшьлек малай 3 метрлы биеклектән башы белән бетон мәйданчыкка егылып төшә һәм баш сөяген имгәтә. Кичә шифаханәнең реанимация бүлегендә аның гомере өзелә, дип хәбәр итә ТР буенча СУ СКР. Хәзерге вакытта тренер вазифасыннан читләштерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса