Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

10 яшьлек кызга гепатит йоктырган ир-атка 19 ел биргәннәр

Суд ике ир-атның төне буе мәктәп баласын һәм аның әнисе көчләвен һәм икесенә дә венерик авыру йоктыруларын билгелгән.

Зәйдә 30 яшьлек әлеге ир-атларга карата хөкем карары чыгарылган. Аларның берсе 2012 елдан алып узган елның май аена кадәр наркотик кулланган хәлдә өйдәш хатынының кызын көчләп яшәгән. 2012 елда кызга нибары 8 яшь була. Моннан тыш ул бер төндә танышы белән икәүләшеп кабәхәтлек кылган. Икенче көнне хатын полициягә мөрәҗәгать иткән һәм ир-атлар кулга алынган. Тикшерү баршында берсенең өйдәшенә дә, аның кызына да сифлис йоктыруы, кызга С гепатиты да ияртүе ачыкланган. Ул элек тә төркемләп көчләүдә катнашканы булган. Гаепләнүче гаебен өлешчә таныган. Суд аны 19 ел ирегеннән мәхрүм итеп колониягә җибәрү турында карар чыгарган. Ә танышына 24 ел колония бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса