Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

10 Әлмәт укучысы Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика этабы призерлары булдылар

Укучылар аерым фәннәр буенча уңышка ирештеләр.

Җәмгыять белеменнән призлы урыннарны Айдар Исхаков (2 нче лицей), Ксения Уткина (22 нче мәктәп), Анастасия Косолова (25 нче мәктәп), Эльвина Исмәгыйлова (7 нче мәктәп), Анжелика Меркулова (23 нче мәктәп) яулады.

Аделина Калинина (2 нче лицей) рус әдәбиятыннан олимпиаданың республика этабы җиңүчесе булса, шушы ук фәннән 23 нче мәктәп укучылары Анжелика Меркулова, Камилә Хаҗиева һәм 9 нчы мәктәп укучысы Татьяна Романова призерлар булдылар.

Олимпиадада тагын бер призлы урынны хокук фәненнән Тургай Бакиров (10 нчы мәктәп) алды.

http://zt16.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса