Әлмәт таңнары

10 декабрьгә Әлмәттә Яңа ел утлары кабынырга тиеш

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айдар Каюмов рәислегендә сәүдә һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үтте.

Анда тикшерелгән төп мәсьәләләрнең берсе - шәһәрне Яңа елга бизәү. 10 декабрьгә кадәр Әлмәт районында урамнарны һәм фасадларны бәйрәмчә бизәү төгәлләнергә тиеш.

Реклама

10-25 декабрьдә махсус комиссия шәһәрне йөреп чыгачак һәм иң матур итеп бизәлгән объектларны ачыклаячак. Бу хакта реклама һәм мәгълүмат департаменты җитәкчесе Радик Әгъләмов белдерде.

Киңәшмәдә шулай ук белдерүләр ябыштыру кагыйдәләре, тиешсез урынга ябыштырган өчен штрафлар, "Социаль карта"лар сату турында сүз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: