Әлмәт таңнары

1 октябрьдән җәяүлеләргә игътибар артты

1 октябрьдән 10 ына кадәр Татарстанда «Җәяүле» профилактик чарасы үткәрелә.

Ул юлларда җәяүлеләрне бәрдерү очракларын киметү максатын күздә тота.

Мәгълүм булганча, җәяүлеләргә юл бирмәгән машина хуҗаларын бер мең биш йөз сум штраф көтә. Ел башыннан республикада 53 меңнән артык шундый очрак теркәлгән.

Шулай ук җәяүлеләр үзләре дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә бурычлы. Үтәмәгән очракта аларга биш йөз сум штраф салына. Ел башыннан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 79 меңнән артык шундый закон бозу очрагына тап булган.

Реклама

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча җәяүлеләр юлны бары тик җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга тиешләр. Күз күреме ераклыгында андый кичү урыннары күренмәгән очракта юлны коймаланмаган урыннан, туп-туры итеп, як-ягыңа каранып аркылы чыгарга кирәк. 1 июльдән караңгы вакытта торак пунктлардан читтә барганда киемдә яктылык кайтаручы элементлары булган әйберләр булуы шарт итеп куелды. Ә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре торак пунктлар эчендә барганда да җәяүлеләрдән бу шартны үтәүләрен үтенә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрдән дә, машина йөртүчеләрдән дә профилактик чара кысаларында гына түгел, һәрвакытта да игътибарлы һәм сак булуларын сорый. Юл хаталарны кичерми, шуны онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: