Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 нче мәктәптә милли Сабантуй бәйрәме үтте

Әлмәт шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә укучылар өчен Сабантуй үтте.

Башка еллардан аермалы буларак, быелгы Сабантуй бәйрәме азан белән башланып китте. Азанны Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әйтте һәм балаларга үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдарова мәктәп коллективын һәм укучыларны уку елын уңышлы тәмамлау белән тәбрикләде. Мәктәп директоры Рәсимә Фәрдиева уку елын уңышлы тәмамлаучы һәм мәктәп тормышында актив катнашучы укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм укучыларның чыгышлары, җыр-бию, уеннар белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса