Әлмәт таңнары

1 нче гимназия укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" чыңлады

Кошлар да бер шулай таралалар, Сау бул инде, туган оябыз... Әлеге мәгълүм җыр белән белән бүген Риза Фәхреддин исемендәге татар гимназиясенең 49 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәп белән хушлашты.

Бүгенге тантана шунысы белән дә үзенчәлекле - бу 20 нче чыгарылыш.

Әлеге уку йортында белем алган 81 9 нчы сыйныф укучысы өчен дә кыңгырау соңгы тапкыр яңгырады. Укучыларны шатлыклы да, бер үк вакытта моңсу да бәйрәмнәре белән котларга район башлыгы Мәҗит Салихов та килгән иде.

- Бүген мәктәп диварында яңгыраган кыңгырау чыңы соңгысы. Шул ук вакытта ул сезне олы тормышка дәшеп тәүге тапкыр чыңлый, - дип башлады котлавын район башлыгы. - Иң мөһиме имтиханнарны уңышлы тапшырып, югары уку йортларына керергә насыйп итсен. Сайлаган һөнәрегез буенча төпле белем алып, илебез, республикабыз, район һәм шәһәребез өчен яхшы белгечләр булыгыз. Әти-әниләрегез ышанычын аклап, аларга таяныч булырсыз дип ышанам.

Гадәт буенча бүгенге тантанада гимназия гамәлгә куйган Риза Фәхреддин премиясе ияләре билгеле булды. Кунаклар да буш кул белән килмәгән. 12 ел шефлары булып торган Рәсим Йосыпов, хәзерге шефлары "Нефтегаз" предприятиесе, депутат Рәшидә Камалова иң яхшы укытучыларга һәм укучыларга бүләкләр тапшырды. "Әлмәтем" бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Фәридә Кикар-Сафина быел гимназияне тәмамлаячак биюче бер егет һәм ике кызга истәлеге итеп алтын йөзек бүләк итте.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының иң җаваплы чоры башлана. 26 майда беренче бердәм дәүләт имтиханы. Мәктәп директоры Фирүзә Вәлиуллина сүзләренчә, мәктәпне тәмамлаган укучыларның һәммәсе дә югары уку йортларында (80 проценты бюджет төркемнәрендә) белем ала.

Реклама

Ләйләгөл Минаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: