Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәрбиячеләр исем өчен көрәште

1 нче "Бәләкәч" балалар бакчасы - бала үсеше үзәгендә 24-25 мартта "Ел тәрбиячесе - 2014" республика бәйгесенең төбәк этабы үткәрелде.

Анда Әлмәт, Норлат, Лениногорск, Чирмешән, Аксубай районнарыннан 15 педагог көч сынашты. Безнең район данын Римма Фролова (1 нче "Бәләкәч"), Вероника Москвичева ( 27 нче "Нәни куллар"), Татьяна Сафина ( 51 нче Салават күпере") яклады. Ике көн дәвамында педагоглар байтак кына сынау узды, үзләренең һөнәри осталыгын күрсәтте. Сигез төбәктәге бәйге нәтиҗәләре буенча жюри тарафыннан күп балл алучылар рейтингы төзеләчәк. Казанда 14 еннән 18 апрельгә кадәр барачак республика бәйгесендә бары тик 15 педагог кына катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250