Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне

Гаиләдән кеше тормышы башлана. Гаилә - мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек, бәйлелек чыганагы. Гаиләгә нигезләнеп төрле цивилизацияле җәмгыять төзелә һәм аннан башка кешелек дөньясы яши дә алмас иде. Гаилә булганга дәүләтебезнең һәм халкыбызның яшәү рәвеше үсә һәм ныгый.

Гаилә ныклыгы - ул илнең үсеш һәм прогресс үлчәме.
15 майда Бөтендөнья халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. 36 нчы "Тылсымлы сарай" балалар бакчасында бу олы бәйрәмне бик зурлап һәм кызыклы итеп билгеләп үттеләр. 42 нче "Теремкәй" зурлар төркеменең әти-әниләре белән берлектә спорт уеннары оештырылды. Уеннарны физик тәрбия алып баручы Самойлова Вера Григорьевна һәм тәрбияче Кашина Резедә Ансар кызы бик күңелле итеп алып бардылар.
Ата-аналар үзләренең балалары белән командаларга бүленеп рәхәтләнеп көч сынаштылар, күңел ачтылар. Музыкаль тукталышта балалар әти-әниләргә үзләренең бию һәм җырга осталыкларын күрсәттеләр. Жюри әгъзалары исә командаларга гадел бәя бирде. Һәркем шат булып калды, матур тәэсирләр алды.
Ә инде мул өстәл артында чәй эчү бәйрәмнең дәвамы булып торды. Телне йотарлык тәмле милли ризыкларны әти-әниләр үзләре пешереп алып килгәннәр иде. Ата-аналар барысы да бәйрәмнән канәгать калды һәм оештыручыларга кат-кат рәхмәт укыды. Аларга алдагы эшләрендә тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен һәм исәнлек-саулык, җан тынычлыгы теләп, күңелләренә рухи байлык туплап таралыштылар.

Г.ШӘЙДУЛЛИНА,
36 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250