Әлмәт таңнары

1 июльдән Татарстанда «Турыдан-туры түләүләр» пилот проекты старт ала. Ул нәрсәне аңлата?

Кичә Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә әнә шул темага багышланган семинар узды.

Икенче яртыеллыктан башлап, Татарстан буенча РФ Социаль страхование фонды түбәндәге төр пособиеләрне үзе исәпләп әлмәтлеләрнең лицевой счетларына яки почта аша күчерә башлый икән: вакытлыча эшкә яраксызлык буенча; йөклелек һәм бала табу буенча; бала табу һәм аны тәрбияләү буенча; йөклелекнең иртә срокларында учетка баскан өчен һәм производствода зыян күрүчеләргә өстәмә ял өчен.

Соцстрахование фондыннан башка түләүләр шул килеш кала.

Документларны тапшыру тәртибе дә үзгәрми. Пилот проекты нигезендә фонд пособие билгеләү турындагы карарны документларны алганнан соң ун көн эчендә кабул итәргә тиеш. Ә ике көн узуга хезмәткәргә пособие күчерелергә дә тиеш. Элеккечә үк, вакытлыча хезмәткә яраксызлыкның беренче өч көне өчен эш бирүче үз акчасыннан түли.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: