Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү тарифлары арта

Иртәгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифлары арта. Республикада яшәүчеләр августта торак-коммуналь хезмәтләр өчен арттырылган бәядән түләү кәгазьләре алачак.

РФ Хөкүмәте карары белән 2014 ел өчен тарифлар 1 июльдән генә арта, алар гыйнварда узган елның икенче ярты ел дәрәҗәсендә калган иде.

1 июльдән башлап газ бәясе 4,2 процентка артачак.

2014 елның икенче яртысында электр энергиясе бәясе 3,8 процентка арта һәм 2,99 сум/кВт сәг тәшкил итәчәк. Авылда яшәүчеләр һәм электр плитәләре кулланучылар өчен тарифлар түбән 0,7 коэффициент белән куелган.

Җылылык энергиясе тарифлары Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй шәһәрләре һәм Урыссу бистәсе кебек 5 муниципаль берәмлек буенча билгеләнгән.

Гомумән, ресубликаның бөтен кулланучылары өчен 2014 елда җылылык энергиясенә уртача хисап тарифы РФ тарифлары буенча федераль хезмәте куйган 5,3 проценттан артып киткән.

1 июльдән су белән тәэмин итү тарифы 17,04 сум /куб.м тәшкил итәчәк, 3,1 процентка арткан, канализация 3,3 процентка артып, 12,08 сум/куб.м тәшкил итә.

Шушы вакыттан Татарстан Республикасы буенча коммуналь хезмәтләргә түләүләр үсеше 4,5 проценттан артырга тиеш түгел, дип хәбәр ителә ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты сайтында.

tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса