Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

1 гыйнвардан өйләнү кыйммәтләнә

2015 елның 1 гыйнварыннан гражданлык хәле актларын теркәү өчен дәүләт пошлиналары һәм загс органнары башкарган башка юридик гамәлләр өчен түләү күләме арта.

Хәзер өйләнүчеләргә 150 сумга артыграк түләргә туры киләчәк. Гражданлык хәле актлары язмаларына төзәтмә кертүчеләр 650 сум түләячәкләр. Аерылышучы парларның исә һәркайсына 650 шәр сум түләргә туры киләчәк.

Бу сумма суд аша аерылышучыларга да, килешенү нигезендә никахларын өзүчеләргә дә бертөрле. Архивтан белешмә алу 200 сумга төшәчәк. Фамилиясен, исемен, атасының исемен үзгәртергә теләүчеләр 1600 сумнарын чыгарып салачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса