1 февральгә кадәр махсус режим кертелде
Агымдагы елның 1 февраленә кадәр республикада янгынга каршы махсус аерым режим саклана.
Пиротехниканы сәнәгать объектларыннан, транспорттан, ягулык-энергетика комплексыннан - 1000 метр, ТКХ объектларыннан һәм кеше күп җыелган урыннардан 300 метр ераклыкта гына кулланырга рөхсәт ителә. Янгын куркынычсызлыгын бозган очракта шушы режим чорында штрафлар ике тапкырга арта. Гражданнар өчен - 2дән 4 мең сумга кадәр булса, вазифадагы затлар өчен - 15тән 30 мең сумга, ә юридик затлар өчен 400дән 500 мең сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа