Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанның Россия олимпиадаларында җиңүчеләр әзерләгән 91 педагогы грантка ия булды

Җиңүчеләрне, документларны тикшергәннән соң, махсус комиссия билгеләде.

Республиканың илкүләм олимпиадаларда призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр әзерләгән 91мәгариф хезмәткәре Мәгариф министрлыгының грантына ия булды. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы гомуми белем бирү мәктәпләрендә укытыла торган предметлардан Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр әзерләгән укытучыларга грантлар бирә. ТР Мәгариф министрлыгының махсус боерыгы нигезендә, 2018 елның апрель аенда грантлар бирү буенча республика эксперт комиссиясе булдырылды. Комиссия грантка дәгъва кылучыларның документларын тикшерде.

Конкурс нигезендә сайлап алу буенча, ТР Мәгариф министрлыгы боерыгы буенча 91 мәгариф хезмәткәре Бөтенроссия олимпиадаларында призлы урын алучылар һәм җиңүчеләр әзерләгән өчен грантка ия булды.

 

Фото: http://mon.tatarstan.ru/ 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса