Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең 11 нче сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләре

Бердәм дәүләт имтиханын агымдагы елда 925 укучы тапшырган.

2017 елдагы кебек үк барысы да рус теленнән минималь бусаганы уза алган. Ә менә математикадан 3 укучыга имтиханнарын сентябрьдә кабат тапшырырга кирәк булачак. Профиль дәрәҗәдәге математка буенча күрсәткечләр яхшырган, ә база буенча балл түбән төшкән. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, база дәрәҗәсендәге математика буенча шәһәрнең 11, авылның 5 мәктәбе республика күрсәткеченнән югарырак балл туплаган. Рус теленнән нәтиҗәләр узган елга карата югарырак, әмма шулай да республиканыкыннан түбән кала бирә. 2 нче лицей, 1 нче гимназия, 23 нче мәктәп күрсәткечләре 80 баллдан да артып китә. Авыллардан Колшәрип, Ямаши, Габдрахман мәктәпләре республикадан яхшырак нәтиҗә күрсәткән. 

Сайлаган фәннәргә килгәндә, соңгы биш елда укучылар җәмгыять белеменә өстенлек бирә икән. Быел аны мәктәпне тәмамлаучыларның 39 проценты тапшырган. Физиканы 31,4, биологияне 18,1, химияне 14,6 процент укучы сайлаган. Географиядән уртача балл кимегән. 1 нче лицей һәм 25 нче мәктәп укучылары әлеге фәннән БДИны яхшы тапшырган. Рус әдәбияты буенча да республика дәрәҗәсеннән калышабыз. Бары дүрт мәктәп – 1 нче гимназия, 2 нче лицей, 17 нче һәм Иске Суркин мәктәбе генә уртача күрсәткечне уздыра алган. Җәмгыять белеме буенча лидерлар исемлегендә 17 мәктәп. Алардагы югары балл район күрсәткечен яхшыртырга мөмкинлек биргән. Ә менә тарих буенча узган елгы дәрәҗәне саклап калып булмаган, алай да 16 мәктәпненбилгеләре республиканыкыннан өстә. Биологиядән быел нәтиҗәләр яхшырган. 14 мәктәп лидерлар арасында, 12 сенең күрсәткечләре нык түбән. Информатикадан уртача балл кискен рәвештә түбән тәгәрәгән. Бары 1 һәм 2 нче лицей, 10 нчы мәктәпнеке генә республика буенча уртачадан югарырак. Физикадан район буенча уртача балл яхшырган. Әлеге фәннән Кәләй мәктәбендә укучылар яхшы балл алган, иң түбәне 11 нче мәктәптә булган. Химиядән 4 укучының 100 балл туплавы күрсәткечләрне күпкә яхшырткан. Гомумән алганда, сайлаган фәннәре буенча «2» ле алучылар 72 кеше һәм аларның саны узган елгыдан 19 кешегә арткан. Иң күп икелене җәмгыять белеменнән алганнар – 25 кеше. Информатиканы 15, биологияне 13, химияне 7, физиканы 5, рус әдәбиятын һәм тарихны 3әр, географияне 1 укучы җиңә алмаган. 

Быел 100 балл туплаучылар саны арта төшкән. Узган ел мондый билгене 3 укучы гына алган иде. Агымдагы елда 3 укучы рус теле (7 нче мәктәп, 1 һәм 2 нче лицей), 4 кеше химия (20 нче мәктәптән 3 укучы һәм 2 нче мәктәп), 1 укучы информатикадан (1 нче лицей) иң югары балл җыйды. Шулай ук 80 һәм аннан артык балл җыючылар да быел 87 укучыга артыграк – 469 кеше. Бу күрсәткечләр рус теле, химия, биология, физика буенча күтәрелгән. Күпчелек рус теленә туры килә – 292 кеше. 

БДИ нәтиҗәләре буенча мәктәпләр рейтингы төзелгән.

Урын

Мәктәп

1

2 нче лицей

2

20 нче урта мәктәп

3

1 нче лицей-интернат

4

1 нче гимназия

5

Ямаши урта мәктәбе

6

10 нчы урта мәктәп

7

5 нче урта мәктәп

8

25 нче урта мәктәп

9

7 нче урта мәктәп

10

16 нчы урта мәктәп

11

2 нче урта мәктәп

12

Иске Суркин урта мәктәбе

13

24 нче урта мәктәп

14

Габдрахман урта мәктәбе

15

Сөләй урта мәктәбе

16

Кәләй урта мәктәбе

17

1 нче урта мәктәп

18

17 нче урта мәктәп

19

Елховой урта мәктәбе

20

Урман Кәләе урта мәктәбе

21

Яңа Нәдер урта мәктәбе

22

Кичү урта мәктәбе

23

6 нчы урта мәктәп

24

12 нче урта мәктәп

25

Иске Михайловка урта мәктәбе

26

11 нче урта мәктәп

27

3 нче урта мәктәп

28

1 нче Түбән Мактама мәктәбе

29

21 нче урта мәктәп

30

Колшәрип урта мәктәбе

31

15 нче урта мәктәп

32

2 нче Түбән Мактама мәктәбе

33

Сиренькино урта мәктәбе

34

4 нче урта мәктәп

35

Кичүчат урта мәктәбе

36

Рус Акташы урта мәктәбе

37

13 нче урта мәктәп

38

Новотроицк урта мәктәбе

39

1 нче кичке мәктәп

40

Миңлебай урта мәктәбе

41

18 нче урта мәктәп

42

Кузайкино урта мәктәбе

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X