Әлмәт таңнары

Йомгаклау иншасы темалары - мошенниклар эше

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте социаль челтәрләрдә йомгаклау иншалары темалар җыелмасын 500 сумга сатып алырга тәкъдим итүчеләрнең мошенниклар булуы турында кисәтә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, мошенниклар янәсе чын йомгаклау иншалары темаларын 500 сумга тәкъдим иткән. Тәкъдим социаль челтәрләрдә урнаштырылган. Дәлил сыйфатында сынау рәвешендә язылган инша темалары белән Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) бланкы китерелгән.

"Челтәрдә урнаштырылган бланк - ялган. Андый документ бөтенләй юк", - ди федераль педагогик үлчәүләр институты директоры Оксана Решетникова.

Реклама

Ул искәртеп узганча, сынау рәвешендә язылган инша темаларын теләгән бөтен кеше институтның сайтында карый ала. 3 декабрьгә әзерләнгән иншалар темалары исә инша яза башларга 15 минут кала ачылачак.

Инша Россия укучыларының чыгарылыш имтиханы сыйфатында агымдагы уку елыннан башлап кертелә. 11нче сыйныф укучылары иншаны 3 декабрьдә язачак. Кангатьләнерлек билгесе алмаучыларга 4 февраль һәм 6 майда аны яңадан язу мөмкинлеге бирелә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: