Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яндекс.Переводчик сервисында татар теле барлыкка килде

Яндекс татар теле өчен тәрҗемә эшләтеп җибәрде. Хәзер сервистан файдаланучылар татар теленнән сүзләрне һәм җөмләләрне 47 телгә һәм киресенчә тәрҗемә итә алалар.

Яндекс татар теле өчен тәрҗемәне ТР Фәннәр академиясе галимнәре белән берлектә эшләгән. Бу эш иң беренче чиратта татарстанлылар өчен кирәк. Ай саен файдаланучылар бу темага 40-50 мең сорау бирә икән. Моның күпчелек укучылар булуы ихтимал, чөнки каникуллар чорында сораулар кими төшә.

Шулай ук Башкортстанда, Ульян өлкәсендә һәм Кырымда рус-татар тәрҗемәсенә ихтыяҗ зур.

Яндекс.Переводчик 2011 елда эшләтеп җибәрелгән. Хәзер аннан көненә 500 меңнән артык кеше файдалана. Сервиска веб-версиядә һәм Переводчик мобиль кушымтасында да тоташып була. Кушымтада әлегә татар теле юк, әмма ул тиздән барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса