Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Габдрахманда "Үсеш ноктасы" мәгариф үзәге ачылган

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов туры эфирда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Габдрахман авыл мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылуы турында сөйләде.

Классларда куәтле компьютерлар, видеокамералар, 3D-принтерлар, тренажерлар, манекеннар һәм башкалар урнаштырылган. Үзәктә укучылар командада эшләү күнекмәләрен алачак, төрле конкурсларда катнашырга әзерләнәчәк.


Үзәкләрдә эшләү өчен авыл мәктәпләре укытучылары «Кванториум» балалар технопарклары базасында квалификацияләрен күтәрә.
Тимур Дмитриевич билгеләп үткәнчә, "Үсеш ноктасы" — авыл балаларын җәлеп итүнең яңа үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса