Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ура! Балалар бакчаларына чират кими!

Тиздән бакчалардагы чиратлар проблемасы хәл ителәчәк.

Татарстанда республика Президентының 30 үзенчәлекле программасы тормышка ашырыла. "Балалар бакчасы төзелеше" - шуларның берсе. Әлмәттә аның кысаларында күптән түгел генә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында "Могҗизалар шәһәрчеге" исемле яңа бакча ачылды.

"Балалар бакчасы төзелеше" программасының максаты мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә булган чиратны бетерүдән гыйбарәт. Быел Әлмәт төбәгендә тагын бер балалар бакчасын файдалануга тапшыру 3 яшь һәм аннан зуррак булган сабыйларның һәммәсен урын белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Соңгы биш елда Татарстанда республика бюджеты хисабына, шул исәптән ремонттан соң барлыгы 200 дән артык мәктәпкәчә учреждение ачылды. Аларның 118 е яңа объектлар.

Әлмәттә дә бу программа һәм "Татнефть" ярдәме белән балалар бакчасына булган ихтыяҗ кими бара. Соңгы биш елга гына күз салып үтик. 2011 елда республика җитәкчелеге теләктәшлеге белән Президент программасына Әлмәтнең ике объекты кертелә. Нәтиҗәдә "Алсу" микрорайонында 270 урынга исәпләнгән яңа 22 нче балалар бакчасы төзелә. Әлеге төзелешкә 66 миллион 619 мең сумны республика бюджеты бүлеп бирә. Шушы ук елны 46 нчы бакча бинасын да кайтару мөмкин була. Биредә бүген шулай ук 270 сабый тәрбияләнә. Моннан тыш, "Татнефть" компаниясе Президент каршындагы Дәүләт торак фондына өстәмә взнос күчереп, "Яшьлек" микрорайонында "Бәләкәч" балалар бакчасы төзелешен финанслый. Эшләр 120 миллион сумга барып төшә. Сүз уңаенда шуны да искә төшереп узасы килә, кайчандыр башка оешмаларга арендага бирелгән элеккеге балалар бакчалары ремонтланып, янәдән нәниләрне кабул итә башлый. 41 һәм 46 нчы мәктәпкәчә учреждениеләр әнә шундыйлардан.

Үзгәреш авылларга да үтеп керә. Биредәге балалар бакчалары җирле бюджет хисабына авылдагы мәктәпләрнең буш булган мәйданына күчерелә. Бу юл өстәмә рәвештә төркемнәр ачарга ярдәм итә.

Шәһәр көннән-көн үсә бара, социаль ипотека буенча йортлар тө- зелә, яшь гаиләләрнең, ниһаять, үз почмаклары барлыкка килә. Әлбәттә, янәшәдә генә бакча, мәктәп булуга ни җитә. Җитәкчелек моны яхшы аңлый. Узган ел "Көнбатыш капка" микрорайонында 270 баланы кабул итәрлек 7 нче "Золотой ключик" ишекләрен ача. Төзелешкә кирәк булган 107 миллион 100 мең сумны республика бюджеты бүлеп бирә. "Яшьлек" микрорайонында куллануга тапшырылган 260 урынлык "Балачак планетасы" балалар бакчасы төзелешен дә - 160 миллион сумны республика бюджеты финанслый. Әлеге мәктәпкәчә учреждениегә өс- тәп янкорма да төзелә. Бу тагын 140 баланы урын белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Билгеләп узганыбызча, агымдагы елда Президент программасы буенча шәһәрдә ике мәктәпкәчә учреждение төзү планлаштырылган иде. "Могҗизалар кыры" микрорайонында Ленин урамы, 116 а адресы буенча 26 июньдә ачылган бакча 140 урынга исәпләнгән. Республика бюджетына 80 миллион сумга барып төшкән балалар бакчасы республика лидеры Рөстәм

Миңнехановта да уңай тәэсирләр калдырды. Әлеге мәктәпкәчә учреждение төбәктә 91 нче бакча булды.

"Дуслык" микрорайонында быел сафка кертеләчәк балалар бакчасы (шулай ук Татарстан бюджеты хисабына төзелә - 166349, 01 мең сум) ясле-бакчага булган ихтыяҗны канәгатьләндереп бетерми. Бу төбәктәге демография үсеше турында сөйли. Узган ел районда 3 меңгә якын сабый дөньяга килгән. Димәк, төзелгән балалар бакчалары киләчәктә буш тормаячак, киресенчә, яңадан-яңалары кирәк булачак.

- Республикада быел 12 мең урынлык 75 балалар бакчасы төзелә. Узган ел 56 мәктәпкәчә учреждение ачылды. Татарстан тарихында моның кадәр балалар бакчасы төзегәнебез юк иде, - диде Әлмәттә "Могҗизалар шә- һәрчеге" бакчасын ачу вакытында Рөстәм Миңнеханов, әлеге объектларның мөһимлеген ассызыклап.

Сүз уңаенда ремонт эшләренә дә тукталып үтәсе килә. Соңгы өч елда мәктәп һәм балалар бакчаларын төзекләндерүгә 429 миллион 826 мең сум акча тотылган. Агымдагы елда "Татнефть" компаниясе 10, 18, 27, 34, 30, 32 нче балалар бакчаларына капиталь ремонт уздыруга 42 миллион сум акча бүлеп биргән.

Ирина АПАЧАЕВА

Әлмәттә 91 балалар бакчасы эшли. Шуларның 51 е шәһәрдә, 40 ы авылларда Аларда 12 меңнән артык бала тәрбияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса