Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучыларның билгеләре турында әти-әниләргә СМС-хәбәр җибәрү туктатыла

Электрон мәгариф системасы барлыкка килгәч, укучыларның билгеләре турында хәбәр салу гамәлгә кертелгән иде.

Ата-аналар өчен бу бер тиен дә тормады, моның өчен республика бюджеты түләде. Әмма бу көннәрдә СМС-белешмәләргә ияләшкән әти-әниләрнең телефоннары тынып калачак. Әлеге яңалык күпләр тарафыннан зур хуплау тапса да, Татарстан бюджеты өчен мондый "хат"лар хәзер күтәрә алмаслык йөккә әйләнгән.

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 30 марттан укучыларның өлгереше турындагы СМС-хәбәрләр таратуны туктату турында хәбәр итте. Моның сәбәбе - элемтә операторлары тарафыннан тарифлар арттырылу, дип билгелиләр министрлыкта. Әмма баласының билгеләре турында шунда ук хәбәрдар булып торырга күнеккән ата-аналарга альтернатива тәкъдим ителә - push-хәбәрләргә язылырга мөмкин.

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) "Татарстан хезмәтләре" мобиль кушымтасы ияләре push-хәбәрләргә язылу сервисы эшли. Моннан кала әти-әниләр элеккечә баланың мәктәптә алган билгеләрен электрон көндәлек һәм "Татарстан хезмәтләре" мобиль кушымтасы аша карый ала. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм Шәхси кабинетта "Электрон мәгариф системасы"ндагы логин һәм парольне генә истә калдырырга кирәк.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса