Укучылар тиздән 12 сәгать буе укый башлаячак?!
Россия мәдәният министры Владимир Мединский, мәктәпләрдә укулар 8 сәгать 30 минутта башланып, 19 сәгатькә кадәр дәвам итәргә тиеш, дип белдерде.
- Мәктәптә балалар белән тиешле күләмдә эш алып барылмый. Мин
үзем дә әти - улым бишенче сыйныфка китте. Баланың иртән 8.30 сәгатькә мәктәпкә китеп, кичке 7 гә кадәр анда булуын идеаль дип саныйм. Болай бала 13.00 сәгатьтән соң теләсә кайда йөри алмый. Бу вакытта ата-аналар да өйдә булмый. Балалары өчен борчылып яшәмәсләр иде,- диде министр. Шулай булгач, тиздән бу имеш-мимешләр чынга ашмагае?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа