Укучылар илнең бөек шәхесләрен барлый
Әлмәт мәктәпләре арасында узган шигырь бәйгесендә 60 лап бала катнашкан.
"Великая Россия" дип аталган чараның максаты - үсмерләргә Ватан төшенчәсен аңлату, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм балалар арасыннан сәләтлеләрне ачыклау һәм аларны үстерү. Бәйге ике номинация буенча оештырылды. "Иң яхшы лирик шигырь" номинациясендә 1 урынны кичке мәктәптән Ксения Вәлиева, 2 урынны 21 мәктәп укучысы Герман Гәрәев яулады. 3 урынга 4 мәктәптән Кристина Красильникова лаек дип табылды. Россиянең бөек шәхесләренә багышланган шигырь" номинациясендә шулай ук кичке мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Андрей Бочаревка тиңнәр табылмады. 2 урында Всеволод Борисов (20 мәктәп), 3 урында Айгөл Фазуллина (татар гимназиясе). Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа